Вейплар сезнең тормышыгызга куркыныч тудыра!
Вейперлар авыруы (EVALI) беренче тапкыр рәсми рәвештә 2019 елда Америкада, электрон сигаретлар һәм вейплар иң күп сатылган вакытта диагностикалана. Шул вакыттан бирле АКШта бу куркыныч һәм иң авыр авырудан, рәсми статистика мәгълүматлары буенча гына да, дистәләгән мең кеше зыян күргән, шуларның 100дән артыгы һәлак булган.
EVALI куркынычлыгы тагын шунда ки, бу авыруны диагностикалау авыр, чөнки бүгенге көндә диагнозны расларга яки кире кагарга ярдәм итә алырлык бер генә махсус тикшеренү дә юк.
Вейплар һәм башка электрон никотин җиткерү чаралары (ЭСДН) таралуы Россия мәктәп укучыларына да кагылган, алар, барлык тыюларга карамастан, «парлауны» дәвам итәләр. Хәзерге вакытта Россиядә укучыларның 40 проценты вакыт-вакыт яки даими рәвештә электрон тәмәке куллана.
ЭСДН җитештерүчеләре электрон сигаретларның эш принцибы башка, шуңа күрә алар организмга азрак зыян китерә, дип ассызыклый. Ләкин бу зыян китерүче ялган.
Вейп өчен сыеклык составында никотин, шулай ук глицерин, пропиленгликоль һәм хуш исле өстәмәләр бар. Никотин никотинга бәйлелеккә китерә, ә башка компонентлар «липоидлы пневмония» исемле авыру үсешенә китерә, ул вейплар өчен майлы кушылмаларны даими сулаганда барлыкка килә. Бу инде үлем куркынычына китерә.
ЭСДН озак вакыт тәмәкегә караганда күпкә куркынычсызрак альтернатива буларак, ул рак үсеше куркынычы тудырмый диярлек дип рекламаланган. Ләкин ЭСДНда җылыту спирале бар, ул мышьяк, хром, никель һәм кургаш кебек агулы металллар бүлеп чыгара.
Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, гади тәмәкедән вейпларга күчкән кешеләр үпкә рагыннан үлү куркынычын 2(!) тапкыр арттыра.
4,3 миллионга якын кеше тикшерелгән, алар тәмәкеләрен вейпларга алмаштырган. Шулардан 54 меңгә якын кешедә үпкә рагы ачыкланган, 6351е үлгән.
Әгәр син вейплар яки башка ЭСДН кулланасың, синең киләчәктә ике генә сайлау юлың бар – яки вейплар куллануны тукту, яки үпкә рагыннан яки EVALIдан үлү.
«РКНД» ДАССУ балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары С.М. Криницкий