Главная » О больнице\Дәваханә турында » История Тукаевской ЦРБ

История Тукаевской ЦРБ

История становления  ГАУЗ «Тукаевская ЦРБ» и выдающиеся личности, внесшие вклад в развитие здравоохранения района.

Тукаевская центральная районная больница является одним из первых лечебных учреждений города Набережные Челны, которой насчитывается уже более ста сорока  лет. Ее история началась в XIX   веке. Сначала это была врачебная амбулатория в селе Набережные Челны. Затем она становится Челнинской районной больницей, в 1957 году – Центральной районной больницей, а в 1976 году – с переименованием района – Тукаевской центральной районной больницей. В 1997 году открылось новое здание больницы с двенадцатью профильными отделениями.

С 1986 по 2002 годы ЦРБ руководил заслуженный врач Республики Татарстана, врач высший категории по организации здравоохранения и социальной медицины, почетный ветеран здравоохранения Республики Татарстан Зиннур Муртазинович Закиров. При нем построен новый лечебно-диагностический  комплекс Тукаевской ЦРБ, где были учтены самые современные тенденции развития здравоохранения, построены и обновлены здания участковых больниц, врачебной амбулатории, фельдшерско-акушерских пунктов.

За долгие годы существования больницы, в ЦРБ проработало немало выдающихся врачей: бывший главный врач И.Хайруллин, врач-невропатолог заслуженный врач ТАССР Ф. Саид-Уэлина, врач невролог высшей категории М. Драгоев, заместитель главного врача по поликлинике В. Бормотова, детский хирург Р. Аюпов, врач-уролог первой категории Ф. Ишкинеев, заслуженный врач Республики Татарстан, врач-акушер-гинеколог высшей категории Н. Гессер, заведующий неврологическим отделением, врач-невролог высшей категории В.Хакимов, врач-уролог высшей категории, «Почетный работник здравоохранения»  Р. Даутов.  

С 2022 года главный врачом Тукаевской ЦРБ является врач высшей категории  Потеев Мансур Алиевич, который руководит всеми объектами здравоохранения Тукаевского района, а это: 56 фельдшерско-акушерских пунктов, 5 амбулаторий и сама центральная районная больница, которая включает в себя поликлинику на 300 посещений в смену и стационар, коечный фонд которого составляет 83 койки. В 2018 году в поликлинике ЦРБ был проведен капитальный ремонт. В планах ремонт стационара.

Тукай Үзәк хастахнәсе барлыкка килү һәм район җирлегендә яшәүче халыкның сәламәтлеге сагында торган күренекле шәхесләр

Тукай районы үзәк хастаханәсе – Яр Чаллы шәһәрендәге иң беренче дәвалау учреждениесе булып санала. Үзәк хастаханә оештырылуга 140 елдан да артып китте – аның тарихы ХIХ гасырдан башлана. Баштагы чорда ул Яр Чаллы авылының дәвалау амбулаториясе була. Аннары ул Чаллы район хастаханәсе, 1957 елдан – район Үзәк хастаханәсе, ә инде 1976 елдан – Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелгәч  – Тукай районы Үзәк хастахнәсе буларак халыкка медицина ярдәме күрсәтә. 1997 елда үзәк хастаханәдә 12 профиль бүлеге белән яңа бина ачыла.

1986 елдан 2002 елга кадәр Тукай Үзәк хастаханәсен Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклауны һәм социаль медицинаны оештыру» буенча югары категорияле врач, сәламәтлек саклауның почетлы ветераны Зиннур Мортаза улы Закиров җитәкли. Ул үзен оста оештыручы, җитәкче итеп таныта. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда хастаханә өчен яңа бина салына – Тукай Үзәк хастаханәсе тулысы белән бөтен уңайлыклар тудырылган яңа бинага күченә. Абруйлы җитәкче – дәрәҗәле табиб Зиннур Закиров эшләгән чорда яңа технологияләр белән җиһазландырылган дәвалау-диагностика комплексы төзелә; җирлегебездәге участок хастаханәләренә, табиблык амбулаторияләренә, ФАПларга ремонтлар ясала, яңалары салына.

Гасыр ярым, ягъни 140 елдан артык вакыт эчендә, шушы хастаханәдә, халык арасында яхшы исем-дан алган абруйлы табиблар хезмәт куйган. Элеккеге баш врач И.Хәйруллин; врач-невропатолог, ТАССРның атказанган табибы Ф.Саид-Уэлина; югары категорияле врач-невролог М.Драгоев; баш врачның поликлиника буенча урынбасары В.Бормотова; балалар хирургы Р.Әюпов; беренче категорияле врач-уролог Ф.Ишкинеев; ТРның атказанган врачы, югары категорияле врач-акушер-гинеколог Н.Гессер; неврология бүлеге мөдире, югары категорияле врач-невролог В.Хәкимов; «Сәламәтлек саклау өлкәсенең почетлы хезмәткәре», югары категорияле врач-уролог Р.Даутовлар халык сәламәтлеген саклауда зур өлеш керткән фидакяр затлар.

2002 елдан Тукай Үзәк хастаханәсенең баш табибы – югары категорияле табиб Мансур Али улы Потеев. Баш табиб Тукай районы җирлегендә эшләп килүче барлык сәламәтлек саклау объектлары белән җитәкчелек итә. Ә бу: 56 ФАП, 5 амбулатория дигән сүз. Тукай Үзәк хастаханәсе сменага 300 пациент кабул итүче поликлиниканы һәм 83 койка-урынга исәпләнгән стационарны үз эченә ала. Шунысын да әйтергә кирәк: 2018 елда Тукай Үзәк хастахнәсе поликлиникасына капиталь ремонт ясалды. Стационарны ремонтлау да күздә тотыла.

Тукай Үзәк хастахнәсе, һәрвакыттагыча, заман белән бергә атлый, халык сәламәтлеген саклауда зур тырышлык куя. 




Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?